27 октябрь, 2025 - 10:02

2025 елның 30 октябрендә 15:00 сәгатьтә традицион Региональ методик көн үткәрелә.
Чара мәгариф системасының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренең һөнәри компетентлыгын үстерүгә, иң яхшы практикалар белән уртаклашуга һәм актуаль федераль һәм республика белем бирү инициативаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Чараның программасы:
- Сәламләү сүзе – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары, пед. фән. канд. Закирова Минзалия Заһри кызы;
ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе ректоры, пед. фән. докторы Ногманова Людмила Николаевна; - «Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты: 2025 елда мәктәпнең үз-үзен диагностикалауга әзерлекнең актуаль мәсьәләләре» – Хохлов Александр Викторович, Татарстан Республикасында проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплы, пед. фән. к.;
- «Мәктәп китапханәсе: пространство һәм функцияләрне яңадан эшләтеп җибәрү» – Хаҗиева Елена Васильевна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы мөдире, мәктәп китапханәләре ассоциациясенең Татарстан Республикасы буенча республика вәкиллеге җитәкчесе.
Чара мәгариф оешмалары җитәкчеләренә, җитәкчеләр урынбасарларына, педагогларга һәм методистларга адреслана.
- Тоташу өчен сылтама:
https://sferum.ru/?call_link=7bs8JvHQX7fc1s2jXau_TM2BTtsL1bSz5BnqeXUyjQc - Очрашу номеры белән сылтама:
https://sferum.ru/?call=406-536-68 (керү өчен серсүз: J85x4n)


