
«Дәүләт мәгърифәт университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе һәм «Эмпатия» хәйрия фонды гомуми белем бирү оешмалары укытучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары өчен 2025 елның 27 октябреннән 2026 елның 19 февраленә кадәр Россиякүләм һөнәри олимпиада үткәрә.
Олимпиада укытучы һөнәренең статусын күтәрү һәм һөнәри эшчәнлеген хуплау максатында үткәрелә.
Олимпиадада катнашу өчен 2025 елның 14 ноябрендә 17:00 сәгатькә (мск) кадәр әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://education.apkpro.ru/courses/2273.
2025 елда «Рус телен саклаучылар» рус теле укытучылары өчен Россиякүләм һөнәри олимпиада үткәрү турындагы Нигезләмә белән олимпиада сәхифәсендә яки файлны йөкләп алып танышырга мөмкин: https://apkpro.eduprosvet.ru/proekty/hraniteli/.


