|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2024 елның 14 октябреннән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы тарафыннан «Педагог-китапханәче: белем бирүне тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» өстәмә һөнәри әзерлек программасы буенча йомгаклау сессиясе үткәрелде.
2024 елның 23-31 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты (Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе) «Музыкаль инструментларда уйнауны укытуның методик аспектлары: системалы якын килү» өстәмә һөнәри программасы буенча квалификация күтәрү курсларын уңышлы уздырды (кураторы – лаборотория мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Г.Р. Мортазина).
2024 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 2 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Чистай районы гомуми белем бирү учреждениеләренең җитәкче хезмәткәрләре өчен «Мәктәп белән нәтиҗәле идарә итү: хокукый нигезләр; проект методы» республика семинарын үткәрде.