• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү системасында электромузыкаль иҗатны үстерү перспективалары» түгәрәк өстәле

«Балаларга өстәмә белем бирү системасында электромузыкаль иҗатны үстерү перспективалары» түгәрәк өстәле

2025 елның 28 октябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Казан шәһәре Совет районы «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге» белән берлектә катнаш режимда «Балаларга өстәмә белем бирү системасында электромузыкаль иҗатны үстерү перспективалары» түгәрәк өстәлен (алга таба – түгәрәк өстәл) үткәрде.

Түгәрәк өстәлнең төп максаты музыкаль башкаруның, иҗатның һәм мәгарифнең инновацион һәм эксперименталь формаларын үстерү маршрутлары буенча фикер алышу булды.

Түгәрәк өстәл кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • заманча цифрлы һәм медиа киңлегендә балалар музыка иҗатын үстерү перспективалары;
  • балалар сәнгать мәктәбенең композиция классында музыка иҗат итү һәм эшкәртү өчен нейрочелтәрләрне куллану;
  • клавишалы синтезаторларга күчерү өчен автор җыентыкларын тәкъдим итү булды.

Түгәрәк өстәл эшендә Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән (Серпухов шәһәре), Ленинград өлкәсеннән, Приморье краеннан, Пермь краеннан, Новосибирскидан, Саратовтан, Самарадан, Ростов-на-Донудан, Уфадан, Түбән Тагилдан, Казаннан, Алатырьдан, Чабаксардан, Яңа Чабаксардан, Түбән Камадан, шулай ук Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан 60тан артык укытучы катнашты.

Очрашу профессиональ аралашуның әлеге форматының бик вакытлы һәм кирәклеге турында сөйләгән тыңлаучыларда җанлы җавап алды.

Фотогалерея: