
27 октябрьдә «Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында гибрид форматта «Фәнни остазлык – өстәмә һөнәри һәм гомуми белем бирү системасында фәнни-тикшеренү мохитен торгызу һәм кертүнең нигез принцибы» секциясе үз эшен башкарды, анда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты аспирантларының 12 киң спектрлы темага фәнни докладлары тыңланды.
Модераторлар пед. фән. канд., доцент, ТР Мәгарифне үстерү институты гыйльми сәркатибе Г.А. Шәйхетдинова, һәм, пед. фән. канд., доцент, Мәгарифне үстерү институты ректоры киңәшчесе Т.В. Яковенко җитәкчелегендә, докладларда тәкъдим ителгән мәсьәләләр буенча фикер алышу катнашучыларга үз тикшеренүләренең потенциалын тәнкыйди бәяләргә, яңа мөмкинлекләр турында нәтиҗәләр ясарга һәм үзләрен киләчәктә педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва кылучылар ролендә хис итәргә мөмкинлек бирде.
Аспирантларыбызга алга таба да фәнни эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!













