«2021 елда физика буенча төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү үзенчәлекләре» проблемасы буенча республика фәнни-гамәли семинары
2020 елның 8 октябрендә математика һәм табигый-фәнни белем бирү кафедрасы онлайн-форматта «2021 елда физика буенча төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү үзенчәлекләре» проблемасы буенча республика фәнни-гамәли семинарын үткәрде, анда Татарстан Республикасының 180 физика укытучысы катнашты. Семинар эшендә шулай ук физика-математика фәннәре кандидаты, «Легион» нәшриятының физика буенча әсбаплар авторы Г.С. Безуглова да катнашты. |
---|