• Русский
  • Татарча

«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әлмәт районы педагогларын укыту

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «2020 елда дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган бюджет учреждениеләренә, автоном учреждениеләргә һәм коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр рәвешендә федераль бюджеттан грантлар бирү буенча конкурс сайлап алуында җиңүче юридик затлар исемлеген раслау турында 2020 елның 1 апрелендәге 153 номерлы боерыгын үтәү кысаларында, «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Киләчәк укытучысы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү системасы педагогик хезмәткәрләренең өзлексез белем бирү форматларында һөнәри осталык дәрәҗәсен арттыру» чарасын гамәлгә ашыру максатларында, шулай ук «500 +» республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда Татарстан Республикасы педагогларын «Белем бирү сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле механизмы буларак укытучының компетенцияләрен үстерү һәм камилләштерү» һәм «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерүгә заманча якын килү» ике өстәмә һөнәри программасы буенча укытуны дәвам итә.

12 октябрьдә Әлмәт шәһәренең 21нче урта гомуми белем бирү мәктәбе - «Дай 5» белем бирү үзәге базасында һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре системалы һәм критик фикерләү, команда эше, һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык һәм башка өлкәләрдә компетенцияләрне үстерү максатыннан, Әлмәт муниципаль районы педагоглары өчен квалификация күтәрүнең өстәмә ике һөнәри программасы буенча көндезге модульләрне гамәлгә ашыруны тәмамлады. Сайланган тренинг форматы программаның билгеләнгән компетенцияләрен нәтиҗәле үстерүгә ярдәм итте. Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар 72 сәгать күләмендә квалификация күтәрү турында таныклыклар алачак.

Фотогалерея: