• Русский
  • Татарча

«Хореография сәнгате: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укытуның формаларын һәм эчтәлеген яңарту» түгәрәк өстәле

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Казан шәһәре Совет районының «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге» белән берлектә 2022 елның 14 октябрендә «Хореография сәнгате: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укыту формаларын һәм эчтәлеген яңарту» түгәрәк өстәле үткәрә.  Түгәрәк өстәлнең төп максаты - балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә бию сәнгатен укытуның заманча торышы турында фикер алышу.

Чарада катнашуга балаларга өстәмә белем бирү педагоглары, «Сәнгать» фән өлкәсе укытучылары, башка педагогик хезмәткәрләр чакырыла. Түгәрәк өстәл экспертлары хореография сәнгате өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, педагог-хореографлар чыгыш ясаячак.

Очрашуда катнашу өчен гаризалар 2022 елның 12 октябренә кадәр түбәндәге электрон адреска кабул ителә: yablonya71@yandex.ru 

Zoom трансляциясенә сылтама һәм түгәрәк өстәл программасы гаризада күрсәтелгән электрон почта адресына җибәреләчәк.

Үткәрү вакыты: 2022 елның 14 октябре 
Чараның башлану вакыты: 14:00
Үткәрү формасы: онлайн.

Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Кондратьева Наталья Борисовна, Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 68 йорт, 306 кабинет.