• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең мәктәп системасы һәм аны камилләштерү юллары» онлайн конференциясе

2020 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының онлайн мәйданчыгында белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Яшел Үзән муниципаль районы Зөя урта мәктәбе» МББУ белән берлектә «Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең мәктәп системасы һәм аны камилләштерү юллары» темасына конференция үткәрелде.

ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы булды

3 2020 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы булды, анда көн тәртибе буенча өч төп мәсьәлә һәм төрлесеннән каралды. Беренче мәсьәлә буенча структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре тыңланды, алар мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программалар (модульләр) тәкъдим иттеләр. Заман таләпләренә туры килгән һәм актуаль проблемаларны исәпкә алып эшләнгән яңа программалар билгеләп үтелде, шулай ук элек эшләнгән, әмма барлык яңалыкларны да исәпкә алып модификацияләнгән программалар да күрсәтелде.

«Татарстан Республикасының муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва телләрендә) укытуның иң яхшы практикасы» республика конкурсы



ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары 27 октябрь көнне «Татарстан Республикасының муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва телләрендә) укытуның иң яхшы практикасы» республика конкурсының йомгаклау этабында жюри составында эшли башладылар. Читтән торып оештырылган этапта 94 гомуми белем бирү оешмасы катнашты, шулардан 33 оешма финалга үтте.

Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү: эш системасы һәм нәтиҗәле практикалар» темасына муниципаль гамәли-юнәлешле семинар

2020 елның 23 октябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге тарафыннан белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» РФ дәүләт программасы кысаларында Болгар 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында муниципаль гамәли юнәлешле семинар уздырылды.

"Гражданлык тәңгәллеген формалаштыру факторы буларак тарих һәм җәмгыять белеме" төбәк фәнни-гамәли конференциясе

"Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе дәүләт биреме нигезендә, Россиянең милли гражданлык тәңгәллеген формалаштыруда мәгариф эшчәнлегенең төп юнәлешләрен актуальләштерү максатыннан, 2020 елның 29 октябрендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, әлеге юнәлешне гомуми һәм урта махсус белем бирү оешмаларында кураторлык итүче методистлар, белем бирү оешмаларының укытучылары һәм мөгаллимнәре өчен "Гражданлык тәңгәллеген формалаштыру факторы буларак тарих һәм җәмгыять белеме" дип аталган фәнни-гамәли конференция оештыра.
Барлык кызыксынган кешеләрне катнашырга чакырабыз.

«Татар халкының инструменталь музыкасы һәм уен формалары» иҗат лабораториясен үткәрү турында

456

2020 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Традицион мәдәният һәм мәгариф пространствосы» федераль инновация мәйданчыгының мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татар халкының инструменталь музыкасы һәм уен формалары» иҗат лабораториясе үткәрелде.

«Мәктәп белеме сыйфатын күтәрүдә заманча алымнар» вебинары

456

2020 елның 15 октябрендә белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Мәктәп белеме сыйфатын күтәрүдә заманча алымнар» темасына вебинар узды.

Казан шәһәре Яңа Савин районының 103 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Укытучының тотрыклы эмоциональ халәте һәм белем бирү сыйфаты» семинары

456

2020 елның 13 октябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәре Яңа Савин районының 103 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Укытучының тотрыклы эмоциональ халәте һәм белем бирү сыйфаты» темасына вариатив чара үткәрде.

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбенең педагогик хезмәткәрләре өчен семинар



456

2020 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе базасында «Укучыларның белем сыйфатын яхшырту буенча укытучы эшендә уңышлар» темасына семинар-практикум форматында кыска вакытлы чара үткәрде.

«Укуга мотивацияләре түбән булган укучылар белән эшләү ысуллары» вебинары

456

2020 елның 14 октябрендә белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Укуга мотивацияләре түбән булган укучылар белән эшләү ысуллары» темасына вебинар үткәрелде.

Pages