11 октябрь, 2022 - 10:28
2022 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт биремнәре һәм йөкләмәләре кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан бюджет нигезендә «Белем бирү системасында практик психология» юнәлеше (белгечлеге) буенча гомуми белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләрен һөнәри яңадан әзерләү уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәгарифен үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан 26 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр 5 сессия үткәрелде. Төркем кураторы - Психологик-педагогик үсеш үзәге директоры Шәрифҗанова К.Ш.