Әлки районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары һәм җитәкчеләре өчен семинар
Әлки районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү максаты белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2022 елның 19 гыйнварында онлайн режимда «Яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрне исәпкә алып, иртә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешенең белем бирү бурычларын хәл итү өчен кирәкле һөнәри әһәмияткә ия компетенцияләрне үстерү» методик семинарын үткәрде.












