• Русский
  • Татарча

«Чит телле белем бирүне цифрлаштыру» республика семинары

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабреннән 1732/21 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биремен гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы 2022 елның 12 октябрендә чит тел укытучылары өчен «Чит телле белем бирүне цифрлаштыру» республика семинары уздырды.

 

Семинарда катнашучылар цифрлы белем бирү ресурсларын кулланып чит тел буенча дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Республика семинары эшендә һәм цифрлаштыру шартларында чит тел белеменең актуаль проблемалары буенча фикер алышуда Казан, Яшел Үзән, Арча, Теләче, Аксубай, Биектау, Минзәлә муниципаль районнарыннан килгән укытучылар катнашты.

Фотогалерея: