• Русский
  • Татарча

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре өчен җаваплы белем бирү оешмаларының вазифаи затларын укыту

2022 елның 10 - 11 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре өчен җаваплы белем бирү оешмаларының вазифаи затларын «Белем бирү оешмаларында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшен оештыру» темасы буенча укыту үткәрелде.

Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларыннан 50 җаваплы вазифаи зат Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оештырган ике көнлек курсларда укыды. (курсларның кураторы: Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Смирнов И.А.).

Курслар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, «Ресурс» үзәге, Казан дәүләт медицина академиясе, Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалы укытучылары катнашты.                                                                                                                                                                                                                  

Курсларга килүчеләр алдында Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе И.Ш. Галиев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча белем бирү оешмалары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренә тукталды, күпсанлы сорауларга җавап бирде.

Фотогалерея: