• Русский
  • Татарча

«Этномәдәни белем бирүдә цифрлы трансформация: замана чакырулары» (Йошкар-Ола шәһәре) II халыкара форумы

2022 елның 7 октябрендә Мари дәүләт университетында (Йошкар-Ола шәһәре, Россия) «Этномәдәни белем бирүдә цифрлы трансформация: замана чакырулары» II Халыкара форумы узды, анда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре - Мәгълүмати-аналитика бүлеге башлыгы, социология фәннәре кандидаты Дәүләтшина Л.А. һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы сәркәтибе, икътисадый фәннәр кандидаты Шәмсетдинова В.В. катнашты.

Форумның мөхтәрәм кунаклары: 

  • PhD психология докторы, Австрия интеллектуаль интеграцияләр институты генераль директоры, IAPS (Вена шәһәре, Австрия) белем бирү проектларының халыкара эксперты Рябов Оскар Раифович; 
  • Педагогика докторы, Комрат дәүләт университеты Педагогика һәм психология кафедрасы доценты (Комрат шәһәре, Молдова Республикасы) Яниогло Мария Александровна;
  • Биология фәннәре кандидаты, доцент, РАЕН әгъза-корреспонденты, Мәгарифне үстерү федераль институты Мәгарифне үстерүнең этномәдәни стратегиясе үзәге җитәкчесе (Мәскәү шәһәре, Россия) Артеменко Ольга Ивановна; 
  • Марий Эл Республикасы Дәүләт җыены депутаты, Республика мари мәдәнияте үзәге  директоры (Йошкар-Ола шәһәре, Россия) Пушкина Наталья Васильевна.

Пленар утырышта цифрлаштыру чорында этномәдәни белем бирүнең заманча проблемалары актуальләштерелде. Институт хезмәткәрләре «Белем бирүне цифрлаштыру шартларында этнопедагогика» секциясе кысаларында «Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында этномәдәни юнәлешне гамәлгә ашыру процессында цифрлы ресурслардан файдалану: тикшеренү нәтиҗәләре» темасына чыгыш ясады. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «Заманча белем бирү: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» һәм «Актуаль педагогика» журналлары тәкъдим ителде.

Фотогалерея: