• Русский
  • Татарча

Яр Чаллы шәһәре мәгариф системасы хезмәткәрләренең еллык август конференциясе

2023 елның 28 августында Яр Чаллы шәһәрендә мәгариф системасы хезмәткәрләренең «Педагогның һөнәри үсеше: белем бирү сыйфатын тәэмин итү, аның социаль статусын күтәрү» темасына ел саен үткәрелә торган август конференциясе узды.

Август конференциясенең пленар утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәевич Һадиуллин, Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Нияз улы Хуҗин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Петровна Ларионова, хөрмәтле кунак педагогика фәннәре докторы, профессор, Көньяк федераль университеты Психология һәм педагогика академиясенең Мәгариф һәм педагогика фәннәре кафедрасы мөдире Бермус А. Г., Лисичанск шәһәреннән педагоглар, район башлыклары, мәктәпкәчә һәм урта белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һ. б. конференциядә узган ел йомгаклары турында фикер алыштылар һәм киләсе уку елына бурычлар куйдылар.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы конференциядә «Милли мәгариф. Татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» темасына доклад белән чыгыш ясады.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: