• Русский
  • Татарча

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләре төбәкара конкурсы

2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясе, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 2023 ел Россия Федерациясендә Педагог һәм остазы елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елның 21 августынан 23 октябренә кадәр «Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләре төбәкара конкурсын үткәрә.

Катнашу өчен 2023 елның 12 октябренә кадәр https://clck.ru/35KmCV сылтамасы буенча гариза бирергә кирәк. Конкурс материаллары рәсмиләштерү таләпләренә һәм конкурс турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән тапшыру тәртибенә туры китереп җибәрелә.
Конкурсның максаты — гомуми һәм һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларында бирелгән нәтиҗәләргә ирешү өчен белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерү.
Конкурста катнашучылар — мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының, гомуми белем бирү оешмаларының, һөнәри белем бирү оешмаларының, өстәмә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре. Укучылар конкурста белем бирү оешмасының педагогик хезмәткәрләре белән бергә катнаша ала. Җиңүчеләр, призерлар, катнашучылар дипломнар яки сертификатлар белән электрон рәвештә бүләкләнәләр.
Тулырак мәгълүмат «Грантлар һәм конкурслар» бүлегендә
Белешмә өчен мәгълүмат: тел. 8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru