• Русский
  • Татарча

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЗНАКАЙ ҺӘМ ЗӘЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОННАРЫ МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНЕҢ ЕЛЛЫК АВГУСТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ

2023 елның 23 һәм 24 августында Татарстан Республикасының Азнакай һәм Зәй муниципаль районнарында мәгариф системасы хезмәткәрләренең түбәндәге темалар буенча еллык август конференциясе узды: «Милли мәгарифнең актуаль мәсьәләләре»; «Зәй муниципаль районының белем бирү системасы: актуаль нәтиҗәләр, төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре».

Конференцияләр кысаларында «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру, мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, балаларга өстәмә белем бирүнең уңайлылыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыру, үсеп килүче буынны тәрбияләүне үстерү, белем бирү процессын цифрлаштыру, укучыларның функциональ грамоталылыгын Формалаштыру һәм үстерү, федераль төп гомуми белем бирү программаларын һәм яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү мәсьәләләре каралды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы катнашты. Ул «Татар телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» темасына доклад белән чыгыш ясады.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: