• Русский
  • Татарча

«Заманча чакырулар контекстында белем бирү сыйфаты» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

24 августта Владивостокта «Заманча чакырулар контекстында белем бирү сыйфаты» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне оештыручы -  Приморье өлкәсе Мәгарифне үстерү институты.
Әлеге чара «Белем бирү флагманнары» федераль проекты кысаларында узды һәм гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча РФ субъектларының тәҗрибәсен тикшерүгә багышланды.
Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге башлыгы Владислав Илгизәр улы Атагунов чыгыш ясады. Видео - конференция элемтә форматында ул түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәп белән эшләгәндә Татарстан Республикасының киң эшчәнлеген чагылдырган «Түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәпләр белән эшләүнең төбәк тәҗрибәсе» докладын тәкъдим итте.

Конференциядә катнашучыларның барысы да белем бирү сыйфатын күтәрү өлкәсендә төбәк тәҗрибә алмашуның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр һәм бу мәсьәләдә алга таба системалы хезмәттәшлек турында килештеләр.