• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл

РФ Мәгариф министрлыгы «Просвещение-Союз» нәшрияты белән берлектә «Беренче заттан: киләсе уку елында мәктәпкәчә белем бирүнең актуаль трендлары» мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрде.

Түгәрәк өстәлдә каралган сораулар:

1. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының яңартылган белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен методик ярдәм сайлау турында.

2. Ата-аналар өчен белем бирү: балаларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләләре буенча гаилә белән аралашуның эчтәлеге һәм формалары.

3. Яңа федераль белем бирү программалары кулланмалары махсус эшләнгәнме? Аларны кайчан һәм кайда күрергә мөмкин?

4. Мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру мониторингы һ. б.

Мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүнең мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышуда федераль дәрәҗәдәге әйдәп баручы экспертлар катнашты. Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Россия Федерациясенең мәктәпкәчә белем бирү системасында беренче затлар – Россия Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры урынбасары Наталья Юрьевна Костюк һәм Россия мәгариф академиясенең Яшь физиологиясе институтының мәктәпкәчә белем бирү лабораториясе җитәкчесе Елена Ивановна Изотова катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы «Мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасын фәнни-методик тәэмин итү» темасына чыгыш ясады .