• Русский
  • Татарча

«Земский учитель» программасы сайлап алуында гаризалар кабул итү дәвам итә

Татарстан Республикасы авыл мәктәпләре актив һәм күченергә әзер укытучыларны 2023 елда «Земский учитель» программасының өстәмә конкурс сайлап алуында катнашырга чакыра.

Конкурс сайлап алуында җиңүчеләр бер тапкыр бирелә торган 1 млн.сум акча алачак, аңа салым салынмый һәм аны теләсә нинди максат белән сарыф итәргә мөмкин.

Катнашучыларга таләпләр: югары яки урта һөнәри белем һәм укытучының яше 55 яшькә кадәр булырга тиеш.

Катнашу шарты - авыл мәктәбендә ким дигәндә 5 ел эшләү.

Өстәмә конкурс сайлап алу түбәндәге срокларда үткәрелә:

2023 елның 8-13 августында төбәк оператор тарафыннан гаризаларны кабул итү һәм теркәү;

2023 елның 14-15 августында конкурс комиссиясе тарафыннан гаризаларга һәм документларга эксперт бәяләмәсе үткәрү;

2023 елның 16-17 августында конкурс комиссиясе тарафыннан конкурс сайлап алу җиңүчеләрен билгеләү;

2023 елның 18-21 августында конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча вәкаләтле орган һәм төбәк операторның рәсми сайтларында дәгъвачылар рейтингын урнаштыру;

2023 елның 22-24 августында конкурс сайлап алу җиңүчеләренең сайланган гомуми белем бирү оешмасына аның администрациясе һәм педагогик коллективы белән танышу максаты белән чыгуы (күченү һәм эшкә урнашу белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү (гомуми белем бирү оешмасына кадәр бару һәм кире кайту җиңүче хисабына башкарыла);

2023 елның 25 августына кадәр вәкаләтле органның конкурс сайлап алуында җиңүчеләр исемлеген раслау турында боерыгын чыгару һәм вәкаләтле орган сайтында урнаштыру.

Татарстан Республикасы авыл мәктәпләре заманча, шул исәптән компьютер җиһазлары белән җиһазландырылган, цифрлы белем бирү ресурсларын кулланалар һәм тәҗрибәле һәм башлангыч педагогларны көтәләр!

Республиканың күп кенә муниципаль районнары эшкә урнашканда һәм күченгәндә арендага торак бирә.

Мәктәпләр исемлеге һәм документлар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин:

 https://zemteacher.apkpro.ru/login

Шулай ук барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итә өчен:

- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы:

тел. 8 (843) 294-95-33;

- Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты:

тел. 8 (843) 533-03-90.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты