• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы гомуми белем оешмалары директорлары урынбасарларының квалификациясен күтәрү курсларын тәмамлау

Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы «Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: бәяләү, механизмнар, технологияләр» өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларын укытуны тәмамлады.

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында мәктәп директорлары урынбасарлары түбәндәге мәйданчыкларда «Белем бирү  оешмасында белем бирү сыйфатын бәяләү системасын булдыру практикасы» темасына көндезге стажировкалар узды:

  • ТР Биектау районының 1 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе (директоры Е. С. Гыйльманова);
  • Казан шәһәре Мәскәү районы 64 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (директоры А.З. Нуреев).

Тыңлаучылар стажировкаларның эчтәлеген, әһәмиятен һәм һөнәри эшчәнлегендә гамәли кулланылышын билгеләп үттеләр:

  • Биектауның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә: башлангыч мәктәптә, инженерлык сыйныфларында белем бирү сыйфатын бәяләү системасында проект эшчәнлеген куллану буенча педагогларның мастер-класслары;
  • 64 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе::белем бирү сыйфатын эчке бәяләү формалары һәм ысуллары комплексы аша бәяләү эшчәнлегенә якын килүләр; укытучының педагогик практикасында музей педагогикасын куллану.

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында тыңлаучылар идарә итү командалары белән эшләү өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрне камилләштерделәр, аттестациянең норматив-хокукый нигезләре белән таныштылар, белем бирү оешмасы белән идарә итүнең аерым аспектларының хокукый мәсьәләләрен үзләштерделәр.

Курсларны оештыруның югары дәрәҗәсе, программаның гамәли юнәлешле характеры, продуктив стажировкалар белем бирү оешмасы директор урынбасарларына идарә итү карарлары һәм адреслы киңәшләр модельләрен уңышлы эшләргә һәм «Белем бирү нәтиҗәләренең сыйфаты белән идарә итү механизмнары» темасына проект эшләрен якларга мөмкинлек бирде.

 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: