• Русский
  • Татарча

«Педагогның иң яхшы шәхси сайты – 2023» республика конкурсы

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Педагогның иң яхшы шәхси сайты – 2023» республика конкурсы башлануы турында игълан итә.

 

 

Конкурсның төп максаты – челтәрле белем бирү интернет-киңлеген гамәли куллануга һәм гомуми белем бирү һәм тәрбия процессында мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне нәтиҗәле куллануга ярдәм итү һәм үстерү.

Россия Федерациясе законнары нигезендә эшләп килүче, танып белү, белем бирү, тәрбия, мәгълүмати, коммуникацион юнәлешле интернет челтәрендә урнаштырылган шәхси сайтлары булган төрле типтагы һәм төрдәге (балалар бакчалары, балалар иҗаты йортлары, гимназияләр, мәктәпләр, лицейлар, көллиятләр һ.б.) Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары педагогларын конкурста катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен 2023 елның 25 октябренә кадәр анкета тутырырга, конкурс материалын һәм түләү документын сылтама буенча беркетергә кирәк https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdFJeVSS9ubc7dGUyGLZhwive7hNHUxpbZG2PcRCVcYTPQGAA/viewform?usp=sf_link

Барлык килеп туган мәсьәләләр буенча өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмати технологияләр бүлеге белгече А.У. Ларинадан алырга мөмкин.
Элемтә өчен телефон: 236-56-33, e-mail: saitconkurs@yandex.ru

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты