• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасында «Мәгариф флагманнары» конкурсы финалистларының исемнәре игълан ителде

 

Татарстан Республикасыннан килгән катнашучылар өчен «Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының ярымфиналы тәмамланды, ул Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингвал комплексы диварларында узды. Казанда Ярымфиналда дистанцион тест этабында иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән ярымфиналистлар катнашты (республикадан дистанцион этапта 900ләп кеше катнашканын исегезгә төшерәбез).  

 

 

Беренче көнне конкурсантлар ике конкурс биремен үтәделәр: «Мин – Мәгариф флагманы» презентацияләрендә һөнәри һәм шәхси юнәлешләрен тәкъдим иттеләр, составы жирәбә буенча билгеләнгән командаларда биремнәр үтәделәр. Командаларда эш нәтиҗәләре буенча катнашучылар кейс карарының нәтиҗәләрен «Юл картасы» рәвешендә тәкъдим иттеләр һәм үзләренең һөнәри компетенцияләрен һәм командада эшләү осталыкларын күрсәттеләр. Икенче конкурс көне конкурсантларның төркем (команда) проект эшен үз эченә алды, алга таба эш нәтиҗәләре презентация форматында тәкъдим ителде.

Ярымфинал нәтиҗәләре буенча 3 финалист билгеләнде, алар «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» конкурсы финалында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак

Финалистами конкурса «Флагманы образования» в 2023 году стали:

  • Хазбиева Лилия Илгиз кызы, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Казан кадетлар мәктәп-интернаты;
  • Фролов Виталий Николаевич, Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Россия балалар-яшүсмерләр үзәге;
  • Козлова Анастасия Владимировна, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районының 110 нчы лицее.

Конкурсантларга бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗатта илһам, бәхет, уңышлы һәм нәтиҗәле эш телибез!

#ПОЕ_2023 #ПедагогОстазЕлы #МәгарифФлагманнары#РоссияМөмкинлекләрИле

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: