• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елына һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган ачык лекцияләр циклы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елын, шулай ук Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү кысаларында «Сәнгать» фән өлкәсе педагоглары өчен мәдәни-белем бирү вакыйгалары циклын дәвам итәләр.

2023 елның 19 октябрендә Институт диварларында онлайн режимда педагоглар һәм музей җәмәгатьчелеге вәкилләре очрашуы узды. «Татарстанның сынлы сәнгате Советның соң чорында (1960-1990 еллар)» лекциясен Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее өлкән фәнни хезмәткәре, Россия сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Ильясова Рәзилә Ирек кызы үткәрде.

Очрашу кысаларында Татарстанның сугыштан соңгы сәнгате: аның үсешенең төп векторлары, жанр юнәлешләре, шулай ук күренекле соцреализм һәм «икенче дулкын» авангард рәссамнары персоналияләре җентекләп каралды: .

Лекторның сөйләме музей фондыннан рәсем сәнгате, графика һәм иллюстрацияләре белән үрелеп барды.

Иҗади очрашу әлеге уку форматының бик вакытлы булуын белдергән белдергән тыңлаучыларда җанлы кайтаваз алды.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: