• Русский
  • Татарча

«Дислексия, дисграфия, дизорфография: балаларга ярдәм итүнең нәтиҗәле стратегияләре» республика семинары

2023 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында «Дислексия, дисграфия, дизорфография: балаларга ярдәм итүнең нәтиҗәле стратегияләре» республика семинары оештырылды һәм үткәрелде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән 55 педагог катнашты.

 

Семинар көн тәртибе нигезендә рәвештә, проблеманың дисциплинаара характерын исәпкә алып, кафедраның профессор-укытучылар составы (Шәрифҗанова К.Ш., Кедрова И. А., Солтанова М. Р., Бадалова Э. Ю.) әлеге категориядәге балалар белән эшләү үзенчәлекләре турында хәбәрләр тапшырды.

Семинар гомуми белем бирү оешмаларының иң уңышлы һәм перспективалы педагогик практикаларын тәкъдим итү, фикер алышу, практик тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды һәм үткәрелде.

Казан шәһәре 78 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Г.И. Гәрәева балаларга ярдәм итү стратегияләре, әлеге проблемалар, мәктәпкәчә яшьтә дисграфияне иртә профилактикалау турында сөйләде; 7 нче мәктәп-интернатның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары С.Ю. Уралёва  коррекциянең гамәли алымнары, Арча районыннан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р. Г. Шәймәрданова сүзтезмә дәрәҗәсендә язу хаталарын кисәтү хакында сөйләде. Үткәрелгән семинар ачыкланган проблемаларны ачыклауга һәм системалаштыруга ярдәм итте. Семинар ахырында эш йомгаклары ясалды, сертификатлар тапшырылды, ә катнашучылар оештыручыларга рәхмәт белдерделәр, мондый чараларны даими үткәрергә теләк белдерделәр.

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: