• Русский
  • Татарча

«Мәктәпкәчә белем бирү: тәрбиянең актуаль мәсьәләләре» түгәрәк өстәле

 

2023 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре катнашында «Мәктәпкәчә белем бирү: тәрбиянең актуаль мәсьәләләре» дип аталган түгәрәк өстәл үткәрде. Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доцентлары С.Н. Башинова һәм Р. И. Латыйпова чараның модераторлары булды. ю

 

Мәктәпкәчә тәрбия проблемаларын тикшерүдә түбәндәгеләр катнашты:

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы доценты И.В. Сафронова ,
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәгълүмат-нәшрият бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Исланова Н.Н., 
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Н.Б. Кондратьева ,
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Э.Ю. Бадалова, 
  • Казан шәһәре Яңа Савин районының мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен 360 нчы прогимназиясе директоры Л.К. Сопромадзе, 
  • Казан шәһәре Идел буе районының «Стрекоза» 131 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Е.А. Ярусова,
  • Казан шәһәре Совет районы 109 нчы балалар бакчасы мөдире В.З. Комкова,
  •  Казан шәһәре Вахитов районы 283 нче балалар бакчасы мөдире О.А. Рубашная ;
  • Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Родничок» Ленин-Кокушкин балалар бакчасы мөдире Курманаева

Түгәрәк өстәл барышында Россиянең гражданлык үзенчәлеген формалаштыру мәсьәләләре, заманча тәрбия технологияләре, мәктәпкәчә белем бирү системасында халык традицион мәдәниятенең тәрбия потенциалы, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында социаль әһәмиятле акцияләрне оештыру формалары һәм ысуллары, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия бирүнең эш программасын гамәлгә ашыру ресурслары, балалар бакчасы һәм гаиләнең балалар тәрбияләүдә үзара бәйләнеше турында фикер алыштылар. Рәсилә Илдус кызы Латыйпова шулай ук җыелучыларга мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыруның тәрбия аспектлары турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл эшенә онлайн режимда ТР мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары кушылды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар биргән мәгълүмат кызыксынып кабул ителде, шулай ук хезмәттәшләр мәгълүмат алмаша, дулкынландыргыч сорауларга җавап ала алды.

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: