• Русский
  • Татарча

«Китапханә эшчәнлегендә инновацион мохитне оештыру» республика семинары

2023 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Сферум платформасында видеоконференцэлемтә режимында «Китапханә эшчәнлегендә инновацион мохитне оештыру» республика семинарын үткәрде.

 

Семинарның максаты – мәктәп китапханәчесе (педагог-китапханәче) һөнәри эшчәнлегендә инновацион алымнарны, ысулларны һәм формаларны тәкъдим итү.

Чарага онлайн рәвештә 280 кеше кушылды: педагоглар, белем бирү процессын ресурслар белән тәэмин итү буенча мәгариф бүлекләре (идарәләре) методистлары, мәктәп китапханәләре мөдирләре, педагог-китапханәчеләр, мәктәп китапханәчеләре.

Семинарда чыгыш ясаучылар:

:

  • «Бердәм белем бирү киңлеген булдыруда һәм эшләүдә мәктәп китапханәсенең роле» темасы белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Укыту-методик эш буенча проректоры, педагогика фәннәре кандидаты Хохлов Александр Викторович; 
  • «Мәктәп китапханәләре эшчәнлегенең инновацион концепциясе» темасы белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы мөдире Хазиева Елена Васильевна;
  • «Мәктәп китапханәләренең социаль тернәкләндерүдә һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җәмгыятькә яраклаштыруда роле» темасынаТатарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Кедрова Ирина Анатольевна;
  • «Педагогик остаханә: китапханә эшенең интерактив формалары» темасы белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасының өлкән укытучысы Корнева Светлана Николаевна;
  • «Мәктәп китапханәсе эшенең инновацион ысулларын үзләштерүдә ярдәм буларак заманча методик әдәбият һәм вакытлы басмалар» темасы белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы белгече Сайфиева Ольга Валентиновна»;
  • «Лицейның заманча мәгълүмати-белем бирү мохите үзәге буларак ИБЦ» темасы белән Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының 1 нче лицее мөдире Гобайдуллина Гөлнара Вәгыйз кызы»
  • «Мәктәп китапханәсендә китапханә-мәгълүмат үзәге - вакыт таләбе» темасы белән Россия Федерациясе Ленинград өлкәсе Всеволожск районының 1 нче мәктәбе педагог-китапханәчесе Павлоградская Лора Михайловна»;
  • «Китапханә дәресләрен үткәргәндә инновацион технологияләр» темасы белән Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Красноключинск урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе Хәкимуллина Гөлнара Назхат кызы;
  • «Мәктәп мәгълүмат-китапханә үзәгенең проект һәм тикшеренү эшчәнлеге» темасы белән Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-китапханәчесе Габдрахманова Анна Евгеньевна.

Семинар югары дәрәҗәдә дустанә атмосферада узды. Спикерларның чыгышлары актуаль, ә материаллар заманча, эчтәлекле һәм чарада катнашучылар өчен файдалы булды.

Чыгыш ясаучыларның материаллары:
 https://cloud.mail.ru/public/YrSV/yRVdYzTgy

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: