• Русский
  • Татарча

«Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим – 2023» мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең VII Республика конкурсы

2023 елның 15 декабрендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгы буенча «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим – 2023» VII Республика конкурсы узды.

Конкурс 2 этаптан тора. 1нче (сайлап алу) турда Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 51 тәрбияче көч сынашты.

Катнашучылар читтән торып «Мин һәм минем тәрбияләнүчеләрем» темасына видеороликлар тәкъдим иттеләр,  нәтиҗәләр буенча, 2нче турга 15 конкурсант сайлап алынды.

2нче турда катнашучылар түбәндәге этапларны үтеп, лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр: «Мин – шәхес!» темасына визит карточкасы, «Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм», «Тәрҗемә ит!» уен-викторинасы, «Ирекле микрофон» иҗади чыгышы

Конкурс җиңүчеләре:

  • 1 нче урын – Яр Чаллы шәһәре 81 нче номерлы «Гөлчәчәк» балалар бакчасы Малышева Диана Валерьевна»;
  • 2 нче урын – Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 14 нче номерлы «Подсолнушек» балалар күзәтү һәм сәламәтләндерү бакчасы Галанцева Алена Алексеевна;
  • 3 нче урын – Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Тамчы» Чернышев балалар бакчасы  Краснова Ирина Александровна 

Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы дипломнары һәм 35000, 25000 һәм 15000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: