• Русский
  • Татарча

«2024 елда «Физика» фәненнән төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханына укучыларны әзерләүнең актуаль проблемалары» республика семинары

2024 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елның 21 декабрендәге под - 2321/23 номерлы боерыгы белән расланган 2024 елга дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирүне проектлау кафедрасы физика укытучылары өчен «2024 елда физика фәненнән төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына укучыларны әзерләүнең актуаль проблемалары» дип аталган республика семинары үткәрде.

Семинарда физика буенча ТР Дәүләт имтихан комиссиясе рәисе урынбасары, Казан шәһәре Вахитов районы 131 лицееның югары квалификация категорияле физика укытучысы Юлия Валерьевна Синцова һәм физика буенча ТР Дәүләт имтихан комиссиясе эксперты, ТР Югары Ослан муниципаль районы Иннополис лицееның югары квалификация категорияле физика укытучысы Ләйсән Рәшит кызы Вәлиева чыгыш ясады.

 

Семинар кысаларында түбәндәге сораулар каралды:

  • 2023 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен анализлау,
  • 2024 елда бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларында үзгәрешләр,
  • 2024 елда төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерлек кысаларында физика буенча катлаулылыкны арттыру мәсьәләләрен чишү.

Семинар эшендә республиканың белем бирү оешмаларыннан 240тан артык физика укытучысы катнашты.

Семинарда катнашучылар семинарда тәкъдим ителгән материалларның актуальлеген һәм кирәклеген билгеләп үттеләр.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: