• Русский
  • Татарча

«Инклюзив һәм махсус белем бирүдә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлеге үзенчәлекләре» темасына квалификация күтәрү

2024 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Инклюзив һәм махсус белем бирүдә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлегенең үзенчәлеге» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды, квалификация күтәрү программасы кураторы – Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы.Татарстан Республикасының 30 педагогик хезмәткәре укытылган. Курс күләме: 56 сәгать.

Квалификация күтәрү программасы Татарстан Республикасы педагогларының өзлексез белем алуына заманча карашның алдынгы тенденцияләрен чагылдыра, инклюзив белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле яңа компетенцияләр алу ихтыяҗларын исәпкә алып, яңартылган ФДББС нигезендә эшләнгән. Һөнәрнең социаль әһәмияте һәм педагогларның сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләргә әзерлегенә аерым игътибар бирелә. Практик тәҗрибә уртаклашу максатыннан тыңлаучылар түбәндәге стажировка мәйданчыкларында булдылар: Инклюзив иҗади лабораториядә һәм аутистик спектрда тайпылышлары булган һәм менталь яктан тайпылышлары булган кешеләр белән эшләү буенча методик ресурс үзәге «Әкият» балалар үзәгендә, «Все для детей» инклюзия үзәгендә. 

Педагоглар психологик-педагогик коррекция ысуллары, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүдә валеологик эстетиканың инновацион ысуллары, ата-аналар белән эшләүнең гамәли формалары, үзара эш итүнең нәтиҗәле коммуникатив технологияләре белән таныштылар. Алган белемнәренә рәхмәт белдереп, тыңлаучылар оешманың югары дәрәҗәсен, карала торган махсус белем бирү проблемасын һәрьяклап колачлауны, төрле белем бирү технологияләре белән танышуны һәм һөнәр практикасына гамәлгә кертүнең яңа тәҗрибәсен билгеләп үттеләр.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: