• Русский
  • Татарча

Мәктәп музейлары мөдирләре өчен укыту семинарлары циклы

2024 елның 29 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә «Татарстан Республикасында кече Ватан мәдәнияте» проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәп музейлары мөдирләре өчен «Предметлар һәм коллекцияләр белән эшләү методикасы» темасына укыту семинары үткәрде. Очрашу офлайн һәм онлайн режимда узды, трансляция ВКонтакте социаль челтәрендә РФ Сәнгать педагоглары институтының профильле төркемендә башкарылды (https://vk.com/club199138972). 

Семинарны Татарстан Республикасы Милли музееның Рәсем һәм документаль чыганаклар бүлеге мөдире Фомина Н.В. үткәрде.

Очрашу коллекцияләр һәм җыентыклар формалаштыру, музей фондында һәм дәүләт каталогларында предметларны исәпкә алу технологияләре мәсьәләләренә багышланган иде. Әңгәмә барышында музей экспонатларын юридик саклау, аларны тасвирлау, атрибутацияләү һәм фәнни инвентаризацияләү буенча гамәли мисаллар каралды.

Чарада республика шәһәрләре һәм районнарыннан мәктәп музейлары җитәкчеләре катнашты. Очрашу катнашучылар һәм тыңлаучылар арасында җанлы һәм эмоциональ аралашу булды, алар әлеге профессиональ аралашу форматының үз вакытында һәм кирәклеге турында сөйләделәр.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: