• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында һөнәри осталык республика конкурсы

2024 елның 29 февралендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында һөнәри осталык республика конкурсы узды.

Конкурста Татарстан Республикасының Арча, Яшел Үзән, Кукмара муниципаль районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 4 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре конкурс эшендә катнашучыларның эшләрен бәяләү буенча жюри әгъзалары сыйфатында катнаштылар.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: