• Русский
  • Татарча

«Башлангыч белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү киңлеге» программасын тәмамлау турында

2024 елның 29 февралендә «Башлангыч белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү киңлеге» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

Программаның гамәли юнәлешле булуы заманча белем бирү технологияләрен һәм ресурсларын интенсив үзләштерергә һәм нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирде. Офлайн-уку чорында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары Яковенко Т.В., Шәймөхәммәтова Э. Р., Чеботарев Р. А. җитәкчелегендә тыңлаучыларга төрле Ватан белем бирү платформалары һәм сервислары потенциаллары тәкъдим ителде. Казан шәһәре Вахитов районының 51 нче мәктәбе базасында стажировка кысаларында тыңлаучылар МЭШныңяңа мөмкинлекләрен сынап карадылар.

Программаны гамәлгә ашыруда Россиянең Учи.ру белем бирү платформасының муниципаль кураторы Рузалия Марат кызы Гюлтекин катнашты..

Укытуда катнашучылар барлык укытучыларның эшен югары бәяләделәр, үзләренең практик эшләрендә яңа электрон инструментлар куллану теләген һәм кызыксынуларын күрсәттеләр.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: