• Русский
  • Татарча

«БДИ үткәргәндә коррупция куркынычларын киметү» темасына телевизион тапшыру

Яшь журналистлар һәм алып баручыларның профессиональ, энергияле командасы ТНВ сигналы ирешелкән Татарстан һәм башка  территорияләрнең теләсә кайсы кешесенә, җәмгыятьтә барган вакыйгаларга битараф булмаган кешеләргә үз фикерен белдерергә яки үзләрен нәрсә борчый, дип сорарга мөмкинлек бирәчәк. ТНВ экспертлары сыйфатында  — бары тик иң хәбәрдар һәм компетентлы белгечләр генә. "Яңа гасыр трибунасы" —  ток-шоу форматындагы программа, анда кунакларга сорауларны алып баручылар гына түгел, студиядәге тамашачылар да бирә.

Фикер алышу темалары кискен һәм иҗтимагый әһәмиятле. Максат проблеманы билгеләү генә түгел, чишелешен дә табарга тырышу.

2023 елның 25 апрелендә 17.30 сәгатьтә узган эфирда «БДИ үткәргәндә коррупция куркынычларын киметү» темасы каралды.

Экспертлар сыйфатында студиягә түбәндәгеләр чакырылган иде:

  • Татарстан Республикасы Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча бүлек мөдире Шрша Равия Бедертдиновна
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Мөҗипов Рәмис Габдерәис улы
  • Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ризванов Ирек Асаф улы
  • Республиканың белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге директоры Юнысов Булат Марсель улы
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна
  • «Росток» психологик – педагогик тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәге директоры Васильев Роман Игоревич

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна укытучыларны һәм ата-аналарны чыгарылыш «сынавына» әзерләү һәм белем бирү сыйфатын күтәрүдә өстәмә һөнәри белем бирүнең роле буенча сорауларга җавап бирде. 

Фотогалерея: