• Русский
  • Татарча

«Просвещение-Союз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Просвещение» компанияләр төркеме һәм Ирина Винерның халыкара спорт академиясе  «Физкультура - яшәү рәвеше» конкурсын үткәрү турында игълан итәләр

Физик культураны укытучы талантлы укытучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм хуплау, физик культураны укытуның алдынгы педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан «Просвещение-Союз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Просвещение» компанияләр төркеме һәм Ирина Винерның халыкара спорт академиясе  «Физкультура - яшәү рәвеше» конкурсын үткәрү турында игълан итәләр.

Конкурста 1-4 сыйныфларда физик культураны укытучы педагоглар катнаша ала
.

Конкурсның бурычлары:

  • мәктәптә физик культура дәресләрендә нәтиҗәле педагогик технологияләрнең мөмкинлекләрен һәм балалар белән эшләү формаларының төрлелеген күрсәтү; – белем бирү практикасында балаларны үстерү, тәрбияләү һәм укытуның заманча программаларын, методикаларын һәм технологияләрен гамәлгә ашыручы педагог-новаторларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
  • физик культура өлкәсендә алдынгы педагогик тәҗрибәне пропагандалау һәм тарату;
  • физик культура укытучы иҗади укытучыларның аралашу диапазонын киңәйтү;
  • физик культура укытучы укытучыларның иҗади активлыгын арттыру, шәхси һәм һөнәри үз-үзеңне камилләштерү өчен шартлар тудыру.
  • методик грамоталылыкны, педагогик теориянең практика белән бәйләнешен күрсәтү, конкурсантларның үзләренең һөнәри потенциалын, үзләренең педагогик эшчәнлекләрен ФДББС таләпләренә туры китереп аңлау һәм тәкъдим итү сәләтен ачу.     

 Конкурска катнашучылар тәкъдим иткән эшләр арасыннан жюри иң яхшы 5не сайлап алачак. Авторлар халыкара ярышлар марафонының финал этабына Гимнастрада форматында чакырылачак. 

Конкурста катнашуга теркәлү

Конкурс турында Нигезләмә