• Русский
  • Татарча

«Растим незаурядных!» – 2024» сәләтле балалар белән педагогларның эш системасы турындагы тәҗрибәне гомумиләштерү буенча методик эшләнмәләр һәм материаллар республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү һәм балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре өчен «Растим незаурядных!» – 2024» («Взращиваем незаурядных» конкурсның дәвамчысы) сәләтле балалар белән педагогларның эш системасы турындагы тәҗрибәне гомумиләштерү буенча методик эшләнмәләр һәм материаллар республика конкурсы башлануы турында игълан итә (алга таба – Конкурс). 

Конкурсның төп максаты – педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру, алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү юнәлешендә педагогларның һөнәри үсешен стимуллаштыру.. 

Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен 2024 елның 14 маена кадәр түбәндәге сылтама буенча анкета тутырырга кирәк:  https://forms.yandex.ru/u/6421fa412530c204bb194ae4/

Барлык катнашучылар да конкурста катнашучы сертификаты алачак.

Конкурс турындагы нигезләмәне (PDF һәм WORD форматында) Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтының «ГРАНТЛАР и КОНКУРСЛАР» бүлегеннән йөкләп алырга мөмкин.

Барлык сораулар буенча күбрәк мәгълүматны түбәндәге телефон аша алырга мөмкин: 533-03-90.
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты