Дәүләт инициативаларына ярдәм итү агентлыгы һәм «Единыйурок.рф» федераль инновацион мәйданчыгы «Педагогик лига» проекты эгидасы астында һөнәри осталык конкурслары комплексын үткәрә.
Конкурста инглиз теле, информатика, химия, физика, география, биология, физик культура, математика, рус теле һәм әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, сәнгать, ватанны саклау һәм иминлек нигезләре һәм башка фәннәр укытучылары катнаша ала.
Шулай ук педагогик һәм психологик эшчәнлекнең аерым аспектлары һәм белем бирүдә идарә итү буенча махсус конкурслар оештырылды. Аерым алганда, сыйныф җитәкчеләре һәм кураторлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, психологлар һәм социаль педагоглар, дефектологлар, логопедлар һәм башка белгечләр өчен конкурслар.
Конкурслар барлык теләүчеләр өчен түләүсез үткәрелә. Аларны узганнарга чарада катнашуларын раслый торган электрон дипломнар биреләчәк.
Чаралар турында җентекле мәгълүмат белән Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Единыйурок.рф» федераль инновацион мәйданчыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте материаллары буенча