Россия укытучылары өчен 2024 елның 5 ноябрендә «Киләчәккә билет» бөтенроссия проекты «Мои горизонты» конкурсын башлап җибәрде. Җиңүчеләр һөнәри һәм иҗади үсеш өчен 20 меңнән 100 мең сумга кадәр грант алачак.
Конкурста «Киләчәккә билет» проектының цифрлы платформасында теркәлгән педагоглар катнаша ала. Моның өчен аларга укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү эше турында иҗади материалда сөйләргә һәм аны белем бирү оешмасының сайтында, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге мәктәп төркемендә һәм «ВКонтакте» яки «Одноклассники» социаль челтәренең шәхси битендә яки «Телеграм» мессенджерында бастырып чыгарырга кирәк.
Конкурс өч номинация буенча үткәрелә: «Эссе», «Яңалыклар материалы» һәм «Публицистик материал».
«Эссе» номинациясендә педагоглар «Киләчәккә билет» проекты һәм аның укучыларның һөнәри траекториясенә йогынтысы турында шәхси тәэсирләрен чагылдырырга тиеш.
«Яңалыклар материалы» номинациясендә катнашучыларга проектның төбәктә һәм конкрет мәктәптә ничек тормышка ашырылуы турында киңәйтелгән яңалык яки репортаж тәкъдим итәргә кирәк. Яңалыклар материалы өчен мәгълүмати сәбәп булып теләсә нинди һөнәри юнәлеш бирә торган вакыйга яисә чара: дәрес, укучыларның экскурсиясе, фестивальдә катнашу булырга мөмкин.
«Публицистик материал» номинациясендә укытучыларга укучы яки педагогның тарихын, «Киләчәккә Билет» проектының аларның тормышын ничек үзгәртүе, укучыга хыялындагы һөнәрен сайларга, ә педагогка һөнәри үсеш өчен яңа өлкә сайларга ярдәм итүе турында сөйләргә кирәк.
Һәр номинациядә өч җиңүче («ЭССЕ», «Яңалыклар материалы», «Публицистик материал») үзләренең һөнәри компетенцияләрен үстерүгә беренче урын өчен 100 мең сум, икенче урын өчен 50 мең сум һәм өченче урын өчен 20 мең сум күләмендә грантлар алачак.
Конкурста катнашу өчен педагогларга 2024 елның 17 ноябренә кадәр үз элемтәләре, материал исеме һәм социаль челтәрләрдәге язмаларга сылтамалар белән түбәндәге электрон адрес буенча гариза җибәрергә кирәк: press@bvbinfo.ru.
Конкурска йомгаклар 2024 елның 20 ноябренә кадәр ясалачак. Җиңүчеләр исемлеген «Киләчәккә билет» проектының рәсми сайтында һәм педагоглар өчен Телеграмда проектның рәсми төркемендә 2024 елның 21 ноябренә кадәр бастырачаклар.
Конкурс турында өстәмә мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга була.
«Киләчәккә билет» – профориентация буенча үзәк Россия проекты. Аның операторы итеп Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча Гуманитар Проектлар Фонды билгеләнде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча