• Русский
  • Татарча

Мәскәү өлкәсендә «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Сенеж» идарәсе остаханәсендә «Мәгариф флагманнары» конкурсының финалы узды

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының финалы тәмамланды. «Мәгариф флагманнары» проекты Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 

Финал сынаулары Мәскәү өлкәсендә «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Сенеж» идарәсе остаханәсендә узды. Татарстан Республикасыннан 3 конкурсант катнашты:

  • Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясе директор урынбасары Лобанов Евгений Михайлович;
  • Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сәгъдиева Гөлнара Нил кызы;
  • Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты директоры Желтякова Алсу Равил кызы.

Финалга чыгучылар төркем һәм индивидуаль конкурс этапларын үттеләр. Конкурсның финал этабы программасында катнашучылар берничә чарага җәлеп ителде: дискуссия мәйданчыклары, мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар катнашында түгәрәк өстәлләр, һөнәри, иҗади остаханәләр һәм башкалар. 

Конкурста катнашучылар үзләрен таныту, белемнәрен тикшерү, квалификацияләрен күтәрү, агарту чараларында катнашу һәм Россия Федерациясе мәгариф системасының кадрлар резервына керү мөмкинлегенә ия булдылар.

Оештыручыларны һәм катнашучыларны котлыйбыз!

Фотогалерея: