• Русский
  • Татарча

«Педагог-китапханәче: белем бирү процессын тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» өстәмә һөнәри әзерлек программасы буенча укуны тәмамлау

 

2024 елның 14 октябреннән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы тарафыннан «Педагог-китапханәче: белем бирүне тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» өстәмә һөнәри әзерлек программасы буенча йомгаклау сессиясе үткәрелде.

30 сәгатьлек 5 сессияне Татарстан Республикасының 18 педагог хезмәткәре узды. Укулар көндезге һәм дистанцион форматта уздырылды. Курслар кураторы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы мөдире Хаҗиева Е. В. 

Укуларның 5 сессиясе кысаларында тыңлаучылар түбәндәге темаларны өйрәнделәр::  педагогиканың барлыкка килүе һәм үсеше; тәрбия процессын оештыру теориясе һәм методикасы; педагог-китапханәченең мәгълүмати культурасы, мәгълүмати компетентлыгы; мәктәп китапханәсе фондларын оештыру һәм саклау; педагогика фәненең объекты, предметы, функцияләре һәм бурычлары.

Лекцияләр белән түбәндәгеләр чыгыш ясады:

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Шәйхетдинова Г. А.,  
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү юелән идарә итү кафедрасы өлкән укытучысы Корнева С. Н.,

5 нче сессия арадаш аттестация белән тәмамланды. Тыңлаучылар белем бирү квестларын булдыру буенча төркемле эш башкардылар. 

1 ноябрьдә 252 сәгать күләмендә «Педагог-китапханәче: белем бирү процессын тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» өстәмә һөнәри әзерлек программасы буенча йомгаклау аттестациясе үткәрелде. 

Укулар тәмамлангач, тыңлаучылар бай эчтәлекле программа, дәресләрнең күп мәгълүматлы булуы, яңа дисциплиналар, технологияләр һәм актуаль темаларны өйрәнгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Фотогалерея: