• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик вебинар

 

Дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2024 елның 08 ноябрендә видеоконференция форматында Россия Федерациясе белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Гомуми белемнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында дәрестән тыш эшчәнлектә тәрбия аспекты» дип аталган вебинар үткәрде. 

Вебинар спикеры – Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Ваһапова А. Р. вебинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләрне карады:

  • мәктәптә тәрбия эшчәнлеге, оештыру үзенчәлекләре;
  • дәрестән тыш эшчәнлекнең тәрбия аспекты; 
  • гомуми белемнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында дәрестән тыш эшчәнлеккә үзгәрешләр.

Вебинар эшендә Россия Федерациясенең 30 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

 

Фотогалерея: