• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты делегатлары «киләчәкне формалаштырып» Халыкара форумын оештыруда катнашалар

«Киләчәкне формалаштырып» Халыкара мәгариф министрлары форумы беренче тапкыр Казанда 7-9 июньдә уза. Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан хөкүмәте оештырды. Форумның эшлекле программасын үткәрү өчен мәйданчык итеп «Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк сайланды.

УКЫТУЧЫГА РӘХМӘТ

Укытучыларыгызга "Укытучыга рәхмәт" Бөтенроссия акциясе кысаларында хезмәтләре, зирәклекләре һәм җаваплы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерегез. Акцияне Мәгариф министры Сергей Кравцов "Россия Сегодня" Халыкара матбугат үзәгендә онлайн-конференция кысаларында башлап җибәрде.

Дустанә илләрнең мәгариф министрлары беренче тапкыр Казандагы форумда җыелачак

Казанда 7-9 июньдә «Башир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк мәйданчыгында беренче тапкыр «Киләчәкне формалаштырып» Халыкара мәгариф министрлары форумы узачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырыла.

«Чикләрсез балачак» Бөтенроссия мәктәпкәчә белем бирү педагоглары форумы

2023 елның 25-31 маенда «Чикләрсез балачак» II Бөтенроссия мәктәпкәчә белем бирү педагоглары форумы узды. Форумны оештыручы булып Дагстан дәүләт педагогика университетының Мәктәпкәчә белем бирү факультеты тора. Форум чаралары Махачкала шәһәренең «Россия-минем тарихым» тарихи паркы территориясендә узды.

Башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен семинар

2023 елның 05 июнендә башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч мәктәптә укучыларның челтәрле коллектив эшчәнлеген оештыру формалары һәм ысуллары» укыту семинары оештырылды һәм үткәрелде.

Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен семинар-практикум

2023 елның 1 июнендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте системасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре» пилот проектында катнашучылар өчен республика семинар-практикумы узды.

«Сәләтлеләрне үстерәбез!» сәләтле балалар белән педагогларның эш тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча дәресләр һәм материаллар методик эшләнмәләре республика конкурсы нәтиҗәләре турында  

«Сәләтлеләрне үстерәбез!» сәләтле балалар белән педагогларның эш тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча дәресләр һәм материаллар методик эшләнмәләре республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс җиңүчеләре һәм лауреатлары дипломнар, конкурста катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнә.

Чәй өстәле артында диалог: педагогик хезмәт ветераннары белән очрашу

 

Педагог һәм остаз елында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучы һөнәренең абруен күтәрү һәм педагогик хезмәткәрләрнең һәм остазларның аерым статусын тану буенча чаралар һәм проектлар сериясен үткәрә.

«Башлангыч гомуми белем бирү ФДББС-2021 гамәлгә ашыру чарасы буларак интерактив технологияләр» программасы буенча укулар тәмамланды

2023 елның 02 июнендә «Башлангыч гомуми белем бирү ФДББС-2021 гамәлгә ашыру чарасы буларак интерактив технологияләр» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды. Курслар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан үткәрелде (кураторы - Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

«Экзамен» нәшрияты педагогларны вебинарларда катнашырга чакыра

«Экзамен» нәшрияты төп һәм башлангыч мәктәп, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү буенча яңа төрле тематикалы вебинарларда катнашырга тәкъдим итә.
Барлык чаралар да бушлай, тыңлаучылар электрон сертификат һәм бүләккә лектордан презентация алачак. 

Pages