Быел Татарстанда телләрне үстерү буенча грантларга 450 мең сум акча җибәреләчәк
Быел Татарстан бюджетыннан республикада яшәүче дәүләт телләрен һәм халыкларның телләрен үстерүгә һәм эшләвенә юнәлдерелгән грантлар бирү өчен 450 мең сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Грантларны түләү тәртибен Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы эшләде, документ коррупциягә каршы экспертиза уза.