• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Гыйлми совет утырышы

31 майда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы булды.
Ректор Л.Н. Ногманова гыйльми совет утырышын коллективны сәламләү һәм институтның ветераннарына, мактаулы остазларына җылы сүзләр әйтүдән башлады, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Педагог һәм остаз елы кысаларында гамәлгә ашырыла торган өстенлекле проектлар турында сөйләде.

«Музыкаль-эстетик белем бирү һәм балаларны тәрбияләү системасында инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру проблемалары» түгәрәк өстәле

2023 елның 23 маенда Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Яңа Савин районы 3 нче балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә онлайн режимда «Музыкаль-эстетик белем бирү һәм балаларны тәрбияләү системасында инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру проблемалары» түгәрәк өстәлен үткәрде.

«Ел остасы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татар республика оешмасы ярдәме белән 2023 елның 1 апреленнән 25 маена кадәр «Ел остасы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уздырылды.

«Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү» түгәрәк өстәле

Халыкара мәктәпкәчә белем бирү педагогик академиясе белән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2023 елның 24 маенда «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү» түгәрәк өстәле үткәрде.

Уртак күчмә утырышта катнашу турында

2023 елның 26 маенда Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының социаль үсеш комитетының «Педагог һәм остаз статусын күтәрү турында»гы уртак күчмә утырышы уздырылды. Утырышта Эксперт советы әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногманова катнашты.

«Педагог-китапханәче: белем бирү процессын тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» өстәмә һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча укуның беренче сессиясен тәмамлау

2023 елның 15-23 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы тарафыннан «Педагог-китапханәче: белем бирү процессын тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» һөнәри яңадан әзерләүнең өстәмә һөнәри программасы буенча 1 сессия үткәрелде.

«Башлангыч мәктәп педагогы – остаз» иң яхшы белем бирү практикалары республика конкурсы нәтиҗәләре

2023 елның 24 апреленнән 24 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 17.04.2023 елның 17 апрелендәге 242 номерлы боерыгы нигезендә узган «Башлангыч мәктәп педагогы – остаз»  иң яхшы республика белем бирү практикалары конкурсына йомгак ясалды

«Китапханә эшчәнлегенең бер юнәлеше буларак балалар һәм яшүсмерләр укуына ярдәм итү» онлайн мәгълүмати очрашуы

23 мая 2023 года ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан» совместно с Национальной библиотекой Республики Татарстан провел информационную встречу «Поддержка детского и юношеского чтения как одно из направлений библиотечной деятельности» в режиме видеоконференцсвязи на платформе Контур Толк.

«Техно Укытучы - 2023» республика конкурсы нәтиҗәләре

Педагогик хезмәткәрләрнең «Техно укытучы - 2023» республика ачык конкурсына йомгак ясалды. Конкурс «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эше кысаларында үткәрелде.

Pages