• Русский
  • Татарча

«Дорогами Победы»: «ЯКласс»та Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөтенроссия проекты

«Дорогами Победы»: «ЯКласс»та Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөтенроссия проекты

6 майдан 10 июньгә кадәр «ЯКласс»та Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Дорогами Победы» («Җиңү юллары буйлап») Бөтенроссия проекты узачак. 1-11 сыйныф укучыларын һәм урта һөнәри белем бирү студентларын катнашырга чакырабыз.

Проектта Бөек Ватан сугышының героик сәхифәләре белән таныштыра торган белем бирү викториналары, квестлар һәм конкурс биремнәре бар.

 
Проект турында тулырак.

Проектның маршруты:

  • «Герой-шәһәрләр буйлап» блиц-тур: легендар шәһәрләрдә яшәүчеләрнең егетлек символына әверелгән батырлыклары белән танышыгыз;
  • «Данлы шәһәрләр» белем мәктәбе: әһәмиятле тарихи урыннар һәм вакыйгалар турында күбрәк белегез;
  • «Коткару йолдызы» мини-квесты: куркынычсызлык буенча биремнәрне үтәгез һәм сертификат алыгыз;
  • «Җиңү орденнары һәм медальләре» галереясе: сугыш геройларының бүләкләрен тикшерегез;
  • проектның төп вакыйгасы – «Истә тоту өчен белергә» Бөтенроссия конкурсы: тарихны белүегезне күрсәтегез һәм җиңүче дипломына ия булыгыз.

Проектта катнашу бушлай. Барлык катнашучыларга грамоталар һәм сертификатлар биреләчәк, ә үз сыйныфларының актив катнашуын оештырган педагоглар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.