• Русский
  • Татарча

"ЯКласс" Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларын "Знаю Россию: маршруты дружбы" Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра

"ЯКласс" Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларын "Знаю Россию: маршруты дружбы" Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Балаларның ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары өчен тәрбия эшенең федераль программасын һәм тәрбия эшенең календарь планын раслау турында» 2025 елның 17 мартыннан 209 номерлы боерыгы нигезендә (РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан 31.03.2025 № 81693 теркәлгән) һәм «Туризм һәм кунакчыллык» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «ЯКласс» цифрлы белем бирү ресурсы Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларын «Знаю Россию: маршруты дружбы» (алга таба — Конкурс) Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс 2025 елның 20 маеннан 20 августына кадәр «ЯКласс» платформасында (https://www.yaklass.ru) коммерцияле булмаган нигездә үткәрелә, 1-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йорты студентлары өчен билгеләнгән. Конкурсның рәсми бите: https://hub.yaklass.ru/marshruty-dryzhby.

Конкурс укучыларны гражданлык-патриотик, экологик, физкультура-савыктыру тәрбиясенә, Россиянең мәдәниятен, табигатен һәм географиясен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга һәм интерактив маршрутлар аша белем бирү туризмына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Катнашу форматы

Укучыларга цифрлы эшләр форматында өч маршрут узарга тәкъдим ителә:  

  1. «Шәһәр туризмы» — катнашучыларга Россия шәһәрләренең тарихын, мәдәниятен һәм архитектурасын тирәнрәк аңларга, туган иле өчен горурлык хисе һәм аның бай мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт тудырырга ярдәм итә торган тарихи-мәдәни маршрут. 
  2. «Табигый сукмаклар» — катнашучыларны Россиянең табигый ресурслары белән таныштыра торган, экологик культураны үстерүгә һәм табигатьтә актив һәм сәламәт ялны популярлаштыруга ярдәм итә торган экологик маршрут. 
  3. «Тауларга сәяхәт» — Россия географиясе, эре тау системалары һәм климат үзенчәлекләре белән таныштыручы, пространстволы фикерләүне һәм имин туризм күнекмәләрен үстерүче географик маршрут. 

Конкурска интернет-тоташулы теләсә нинди җайланма аша кереп була. Барлык катнашучылар да белемнәрен раслый торган дипломнар һәм грамоталар алачак: «Россия буенча сәяхәтләр эксперты» җиңүчесе дипломы — 80% һәм аннан югарырак нәтиҗә өчен, «Россия буенча маршрутлар белгече» призеры дипломы — 50-79% нәтиҗә өчен, ә катнашучы грамотасы 50% тан түбәнрәк нәтиҗә яки маршрутларны тулысынча үтмәгән нәтиҗә өчен бирелә. Сыйныфларның катнашуын оештырган укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.