• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

“Мәгариф оешмаларының эшчәнлегендә иҗади үзүсеш педагогикасы” методологик семинары

2019 елның 28 мартында Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Малышев исемендәге Столбище урта гомумбелем бирү мәктәбендә һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрне үстерү бүлеге (бүлек җитәкчесе А.Э. Юнысов) конференциянең оештыру комитеты белән берлектә “IV Андреев укулары: шәхеснең иҗади үзүсешенең заманча концепцияләре һәм технологияләре” халыкара катнашуындагы фәнни-гамәли конференция кысаларында “Мәгариф оешмаларының эшчәнлегендә иҗади үзүсеш педагогикасы” дип исемләнгән методологик семинар үткәрде.

Казан шәһәренең 108 нче мәктәбендә «TeachMeet» (“Укытучы 2.0” ФИМ)

2019 елның 2 апрелендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының федераль инновацияле мәйданчыгы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТР Яшь педагоглар советы белән берлектә Казан шәһәре Совет районының 108 нче мәктәбе базасында яшь педагоглар өчен семинар үткәрде. «TeachMeet» форматындагы чара укучыларның һәм педагогларның компетенцияләрен үстерүнең нәтиҗәле алымнарына багышланды.

Уку залында “Педагогик белем бирү технологияләре”, “Мәктәптә чит тел” исемле күргәзмәләр

ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге уку залында китап күргәзмәләре эшли.

Беренче күргәзмәдә “Педагогик белем бирү технологияләре” темасы буенча уку китаплары һәм вакытлы басмалар тәкъдим ителгән.

“Мәктәптә чит тел” дип аталган икенче күргәзмә үз эченә “Просвещение” нәшриятында дөнья күргән инглиз, француз, кытай һәм немец телләрен буенча дәреслекләрне һәм аларга кушымталарны ала.

Барлык дәреслекләр дә 2018/2019 нчы уку елына федераль исемлеккә кертелгәннәр.

“Иң яхшы мастер-класс” Төбәкара конкурсы


Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты “Иң яхшы мастер-класс” Төбәкара конкурсы (алга таба – Конкурс) башлануы турында игълан итә.

Конкурсның төп маскаты – иң яхшы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм ярдәм итү, белем бирү учреждениеләре педагогика хезмәткәрләренең иҗади инициативаларына теләктәшлек итү.

“Белем бирүнең сыйфаты белән идарәнең санлы алымы – ЭОР ЯКласс” төбәкара фәнни-гамәли семинары

Кадерле хезмәттәшләр! Сезне “Белем бирүнең сыйфаты белән идарәнең санлы алымы – ЭОР ЯКласс” төбәкара фәнни-гамәли семинарының вебинарында катнашырга чакырабыз."

Принять участие в вебинаре можно пройдя по ссылке

Начало вебинара в 15:30

“Башлангыч мәктәптә дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда заманча белем бирү ресурслары” семинары


Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Дәүләт биременә тәңгәл китереп, мәктәпкәчә белем һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы “Просвещение” Компанияләр төркеме (Мәскәү шәһәре) белән берлектә 2019 елның 26 мартында “Башлангыч мәктәптә дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда заманча белем бирү ресурслары”дип исемләнгән методик семинар үткәрде.

“РОСНАНО Мәктәп лигасы” федераль инновацияле мәйданчыгының республика ресурс үзәге Координация советы утырышы

2019 елның 28 мартында АНДРЕЕВ УКУЛАРЫ халыкара катнашуында “Шәхеснең иҗади үзүсешенең заманча концепцияләре һәм технологияләре” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты “Иҗади үзүсеш педагогикасы” темасына методологик семинар үткәрә.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты яшь педагогларны «TeachMeet» семинарына чакыра

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар советы белән берлектә “Укытучы 2.0” федераль инновацияле проектын гамәлгә ашыру кысаларында яшь педагоглар өчен семинарлар сериясен дәвам итә. Чираттагы семинар “Укучыларның һәм педагогларның компетенцияләрен үстерүнең нәтиҗәле алымнары” темасы буенча 2019 елның 2 апрелендә, 14.00 – 16.30 сәгатьләрдә Казан шәһәренең Совет районындагы 108 нче гомумбелем бирү мәктәбендә узачак.

Педагогның заманча эш алымнары буенча “Цифра: педагогка салынган инвестицияләр” 3 нче Бөтенроссия онлайн-конференциясе

Сезне 2019 елның 28 мартында узачак, педагогның заманча эш алымнары буенча “Цифра: педагогка салынган инвестицияләр” 3 нче Бөтенроссия онлайн-конференциясендә катнашырга чакырабыз. Турыдан-туры трансляция кысаларында лекцияләр һәм мастер-класслар белән белем бирү оешмалары укытучылары, галимнәр, җитәкчеләр һәм укыту технологияләре өлкәсе экспертлары чыгыш ясаячак.

Pages