• Русский
  • Татарча

Түбән Кама муниципаль районының «13 нче гимназия-интернаты» педагогик хезмәткәрләре өчен семинар

2020 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 2020 елда белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру, 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, ТР Түбән Кама муниципаль районының «13 нче гимназия-интернаты» базасында «Белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыру факторы буларак заманча технологияләрне куллану» темасына онлайн-семинар үткәрде.

Чарада Түбән Кама муниципаль районы «13 нче гимназия-интернаты»ның 30 педагогик хезмәткәре катнашты. Программаның кураторы – ТР Мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру үзәге директоры Зияева Гөлмира Акмал кызы.

Семинар программасы:

  1. «Заманча мәгариф драйверлары яки Киләчәк бүген башлана» – Яковенко Татьяна Владимировна, ТР Мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры
  2. «Педагогларның һөнәри үсеше факторы буларак заманча технологияләрне куллану» – Зияева Гөлмира Акмал кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәге директоры
  3. «Сыйныф җитәкчесе эшенең интерактив формалары» – Шәехов Марат Рәшит улы, ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм социаль тәртипне профилактикалау лабораториясе мөдире
  4. «Укыту-тәрбия процессында укучыларны психологик-педагогик яктан тәэмин итү буенча методик рекомендацияләр» – Лушпаева Ирина Игоревна, ТР Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы доценты
  5. «Мәктәпләр өчен «ЯКласс» цифрлы белем бирү ресурсы мөмкинлекләре» – Комеко Дина Азат кызы, ЯКласс компаниясенең Татарстан Республикасында төбәк вәкиле
  6. «Мәгариф веб-квесты» – Корнева Светлана Николаевна, ТР Мәгарифне үстерү институты Мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре