• Русский
  • Татарча

Түбән Кама муниципаль районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогик хезмәткәрләре өчен семинар

2020 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, ТР Түбән Кама муниципаль районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыру факторы буларак, заманча технологияләрне куллану» темасына онлайн-семинар үткәрде.

Чарада Түбән Кама муниципаль районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 40 педагогик хезмәткәре катнашты. Программаның кураторы – ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру үзәге директоры Зияева Гөлмира Акмал кызы.
Семинар программасы:

  1. «Заманча мәгариф драйверлары, яки Киләчәк бүген башлана» – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Яковенко Татьяна Владимировна
  2. «Педагогларның һөнәри үсеше факторы буларак заманча технологияләрне куллану» – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәге директоры Зияева Гульмира Акмал кызы
  3. «Сыйныф җитәкчесе эшенең интерактив формалары» – ТР Мәгарифне үстерү институтының Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм социаль тәртипне профилактикалау лабораториясе мөдире Шәехов Марат Рәшит улы
  4. «Укыту-тәрбия процессында укучыларны психологик-педагогик яктан тәэмин итү буенча методик рекомендацияләр» – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы доценты Лушпаева Ирина Игоревна
  5. «Мәктәпләр өчен "ЯКласс" цифрлы белем бирү ресурсының мөмкинлекләре» – Татарстан Республикасында ЯКласс компаниясенең төбәк вәкиле Комеко Динә Азат кызы
  6. «Мәгариф веб-квесты» – ТР Мәгарифне үстерү институты Мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре Корнева Светлана Николаевна