• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Казанда мәктәп укучыларының география буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына нәтиҗәләр ясалды

26 апрельдә В.И. Ленин исемендәге Мәдәният сараенда мәктәп укучыларының география буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үтте. Казанга Россиянең 57 төбәгеннән 203 мәктәп укучысы олимпиадада катнашу өчен килгән иде.

“РОСНАНО МӘКТӘП ЛИГАСЫ” ресурс үзәге яңалыклары

Татарстан Респубикасы Мәгарифне үстерү институтының “РОСНАНО Мәктәп лигасы” төбәк ресурс үзәге 2019 елның 29 апрелендә 15 сәгать 30 минутта “Мәгариф оешмаларында укучыларның уку-тикшеренү һәм проект эшләрен оештыруның заманча формалары” темасы буенча вебинар үткәрә.

“Мәгарифне үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасында катнашучылар белән эшлекле киңәшмә

24 апрельдә “Мәгарифне үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру буенча әлеге программада катнаша торган гомумбелем оешмалары җитәкчеләре өчен 2019 елга “Укыту нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрдә һәм уңайсыз социаль шартларда эшли торган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын төбәк проектларын гамәлгә ашыру юлы белән күтәрү һәм аларның нәтиҗәләрен тарату” темасына эшлекле киңәшмә узды.

“Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча эшне оештыруның актуаль мәсьәләләре” темасына фәнни-гамәли семинар

2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтты хезмәткәрләре “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасын: “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау һәм җинаятьчелеккә каршы тору эшчәнлеген оештыру” аспрограммасын гамәлгә ашыру кысаларында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен “Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча эшне оештыруның актуаль мәсьәләләре” темасына фәнни-гамәли семинар үткәрде.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен “Мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыруда мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре” проблемалары буенча белем күтәрүнең өстәмә һөнәри белем программасын гамәлгә ашыру тәмамланды

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен “Мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыруда мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре” пробемалары буенча белем күтәрүнең өстәмә һөнәри белем программасын гамәлгә ашыру тәмамланды (29 кеше, кураторы – Мифтахетдинова Н.Р.). Программаны үзләштерү процессында тыңлаучыларның игътибары мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыруда белем бирүнең заманча технологияләрен куллануга юнәлтелде.

Мәктәпкәчә белем һәм гомуми башлангыч белем ФДББСның дәвамчанлыгын тәэмин итү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Дәүләт биременә тәңгәл китереп, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы 2019 елның 10 апрелендә Биектау муниципаль районының Чыпчык авылы “Ромашка” балалар бакчасы базасында “Башлангыч мәктәптә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәгариф учреждениесендә заманча белем бирү практикалары” темасына семинар үткәрде.

“Мәгариф пространствосының яңа философиясе буларак Digital” педагогик форумында мәгарифтә санлаштыру проблемалары турында фикер алыштылар

23 апрельдә Татарстан Республикасында “Мәгариф пространствосының яңа философиясе буларак Digital” дип исемләнгән форум үтте. Форум эшендә санлы дидактика өлкәсенең әйдәп баручы белегечләре катнашты: Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Федераль мәгарифне үстерү институтының Һөнәри белем бирү һәм квалификацияләр системасы үзәге директоры, педагогика фәннәре докторы, профессор Блинов В.И., Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Федераль мәгарифне үстерү институтының Һөнәри белем бирү һәм квалификацияләр системасы үзәге әйдәп баручы белгече, педагогика фәннәре докторы Есенина Е.Ю. һәм педагогика фәннәре докторы, Россия мәгариф академисяе мөхбир-әгъзасы, “Мобиль электрон системалар” ҖЧҖ генераль директоры Кондаков А.М.

Казанда Татарстан Республикасы югары уку йортлары Ректорлар советы утырышы үтте

2019 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова Татарстан Республикасы югары уку йортлары Ректорлар советы утырышында катнашты. Ул Казан федераль университетында, Татарстан Республикасы Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Илдус улы Фәттахов катнашында узды.

“Сәлам!” УМКсын кулланып туган телгә өйрәтү буенча проблемалы мәсьәләләр” темасына республикакүләм түгәрәк өстәл

18 апрельдә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 33 нче урта гомумбелем мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елгы Дәүләт биременә тәңгәл китереп, “Сәлам!” УМКсын кулланып туган телгә өйрәтү буенча проблемалы мәсьләләр” темасына республикакүләм түгәрәк өстәл үткәрде.

“Минем һөнәрем – остаз” Төбәкара конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты “Минем һөнәрем – остаз” Төбәкара конкурсы башлануы турында игълан итә.
Конурсның төп максаты – педагог-остазларның һөнәри осталыгын арттыру, талантлы педагог-остазларның инновацияле идеяләрен популярлаштыру һәм тарату, мәгариф учреждениеләренең педагогик һәм җитәкче кадрларының иҗади башлангычларына ярдәм итү.

Pages